Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 октябрь 2023, 09:45

Кәгъбә мәчете – Дөмәйдә?

Озак вакыт та үтмәс, Илеш районының Дөмәй авылында яңа мәчет ишекләрен ачачак.

Кәгъбә мәчете – Дөмәйдә?
Кәгъбә мәчете – Дөмәйдә?

“Әл-Малик” дип аталган мәчетне Дөмәй авылында туып-үсеп, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе дәрәҗәләренә ирешкән Рабис САЛИХОВ төзетә. Бу эш Башкортстанда киң таралу алган “Атайсал” проекты кысаларында башкарыла. Мәчет озакламый авылның үзәген бизәп торачак.

Яңа мәчет башка мондый биналардан шактый аерылып тора. Ул Гарәбстандагы Кәгъбә мәчетенә охшатып төзелә. Аллаһ йортының мәйданы 225 квадрат метр тәшкил итә. Ул ике каттан торачак, бер манаралы булырга тиеш. Мәчет  мөселманнар өчен традицион булган яшел, ак һәм алтын төсләрдә бизәләчәк. Башкортстанда игълан ителгән "Кече Ватан өчен игелекле эшләр елы"нда бу дөмәйлеләр өчен зур бүләк булачак.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Кәгъбә мәчете – Дөмәйдә?
Кәгъбә мәчете – Дөмәйдә?
Кәгъбә мәчете – Дөмәйдә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: