Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 июнь 2023, 08:52

"Әр-Рәхим" мәчете кайчан төзелеп бетәр?

Уфадагы иң зур мәчет 2007 елдан бирле төзелә. Ниһаять, төзелеш эшләре яңадан башланып тора.

"Әр-Рәхим" мәчете кайчан төзелеп бетәр?
"Әр-Рәхим" мәчете кайчан төзелеп бетәр?

Уфада “Ар-Рәхим” Җәмигъ мәчете төзелешендә яңалыклар бар. Бу хакта журналистларга республиканың Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Ридал Сәетов белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча башланган.

Билгеле булуынча, мәчет 2007 елда төзелә башлаган иде. Шуннан бирле проект-смета документларына күп төзәтмәләр кертелгән, һәм төзелеш туктатылган иде.

Әлеге көндә территорияне төзекләндерү эшләрен башкарыла, мәйданчык чикләп алынып, стандартларга туры китерелә. Импорт җиһазларны  алыштыруга бәйле техник  мәсьәләләр бар. Бүгенге көндә проект-смета документациясенә төзәтмәләр кертелә, өстәмә дәүләт экспертизасы узачак. Контрактның тулы бәясен билгеләгәннән соң без төзелешне өстәмә финанслау мәсьәләләре өйрәнәчәкбез, дип билгели Ридал Сәетов. Аның сүзләренә караганда, мәчет төзелешен бюджеттан финанслау каралмаган,  барлык эшләр меценатлар, иганәчеләр хисабына башкарылачак.

Дүрт манараның берсенең көчле җил сәбәпле килеп төшкән гөмбәзе якын арада төзәтеп куелачак.

Кичәге җомгадан башлап, мәчеттә җомга намазы азаны яңгырый башлаячак, дип белдерде Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалин.

Чыганак: Башинформ.

"Әр-Рәхим" мәчете кайчан төзелеп бетәр?
"Әр-Рәхим" мәчете кайчан төзелеп бетәр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: