Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 март 2023, 14:09

Изге Рамазан аенда суны ничек эчәргә?

Ураза тотканда көндез су эчү тыела. Баксаң, сәхәр ашы, ифтар вакытында суны дөрес итеп кулланганда, уразаны җиңелрәк үткәрергә дә мөмкин икән. Укучыбыз үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Изге Рамазан аенда суны ничек эчәргә?
Изге Рамазан аенда суны ничек эчәргә?

Байтак еллардан бирле Рамазан аеның бәрәкәтен күреп, фарыз гамәлемне җиренә җиткереп үтәргә тырышам. Узган елгы уразаны аеруча җиңеллек, күңел күтәренкелеге белән тоттым. Бу җиңеллекнең сәбәбе – авыз ачканда һәм сәхәр ал­дыннан тиешле күләмдә су эчү булды. Бу турыда ахирәтләремә дә җиткердем, сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Мин күп еллар ураза тотам, соңгы вакытта бу гыйба­дәтне кылганда бер нәрсәгә игътибар иттем. Без ураза ва­кытында суны тиешле күләмдә эчмибез, баш авырту су җитмәгәнлектән килә икән, һәм төрле ысулларны файда­лана торгач, шул алымга тукталдым. Авыз ачканда хөрмә җимеше ашыйм да, шактый күләмдә җылымса су эчәм. Дога кылганнан соң намазымны укыйм. Шул вакыт эчендә әлеге су тәннең бөтен тамырларына, күзәнәкләренә тара­ла. Аннан соң инде артык күп ашыйсы да килми. Тәравих намазы укыганда шулай ук яныма су куям, дүрт рәкәгать саен яртышар стакан су эчәм. Иртә белән торгач та тагын ярты литр чамасы җылымса су эчеп куям. Ул су да бөтен тәнне туендыра. Бераздан сәхәр ашыйм...

Узган елгы уразада минем әллә күпме дусларым бу алымны кулландылар, һәммәсе җиңеллек тапты. Укучыларыбызга да шул алымның бәрәкәтен күрергә на­сыйп булсын, Аллаһы Тәгалә бөек айның кадерен белергә насыйп итсен.

Мөэминә ЯКУПОВА,

Башкортстан, Гафури районы.

(“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан)

Фото: https://phonoteka.org

Изге Рамазан аенда суны ничек эчәргә?
Изге Рамазан аенда суны ничек эчәргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: