Мәләвез районының Җиргән авылы 1771 елда, Сабаш авылында яшәүче юрматы башкортлары һәм Русиянең үзәк губерналарыннан килгән татарлар арасындагы килешү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1794 елгы ревизия вакытында Җиргән авылында 50 татар, 24 чуваш, 57 мордва гаиләсе теркәлә. Бу якларга Пенза, Тамбов, Казан, Оренбург губерналарыннан татарлар күпләп күченә. Алар ике урам хасил итеп утыра. Бу урамнар элек Татар урамнары дип аталса, хәзер Мирсәй Әмир һәм Салават исемнәрен йөртә. Һәр урамның үз мәчете була. Ул гына да түгел, бер төркем чуваш, мөселман диненә күчеп, өченче мәчетне төзи. Кызганычка каршы, ул бүгенгә кадәр сакланмаган. Боларны безгә Башкортстан татарлары Конгрессының Мәләвез районы бүлекчәсе җитәкчесе, Җиргән мәктәбенең элекке тарих укытучысы Лилия Тәлгат кызы Камалова хәбәр итте.
Ике мәчет тә 1930 еллардагы сугышчан дәһрилек заманында ябылып, бүтән вазыйфага күчерелсә дә, соңыннан җимерелүгә дучар ителсә дә, бүген авылда ике мәхәллә эшли, Мирсәй Әмир урамының да, Салават урамының да үз мәчетләре бар. Беренчесе 1989-1991 елларда төзелеп, биредә яшәгән данлыклы суфи исеме белән, “Сәхиулла мәчете” дип йөртелә. Аның имам-хатыйбы булып Камил хәзрәт Сәйфетдинов тора. 2005 елның 15 июнендә күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Хөснулла улы Вахитовның матди ярдәме белән төзелгән икенче мәчет тә сафка керде. Ул, иганәченең әнисе исеме белән, “Кадрия мәчете” дип аталды. Аның имамы – элекке укытучы Ирек хәзрәт Хөснетдинов. Әлеге мәчет каршында “Гибадуррәхман” дип аталган ирекмәннәр хәрәкәте дә эшләп килә. Аны яшь мөселман Вадим Шәфиев җитәкли.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.