Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 гыйнвар 2023, 09:35

Үлем хәле әдәпләре (6)

Җеназа намазы ничек укыла?

Үлем хәле әдәпләре (6)
Үлем хәле әдәпләре (6)

(Дәвамы. Башы – безнең сайтта.)

Җеназа намазын уку

Мәетне юу, кәфенләү, күмү һәм җеназа намазын уку мөселманнарга фарыз-кифаядыр (фарыз кифая – мөселман җәмгыяте өчен мәҗбүри гамәлләр, әгәр боларны үтәүчеләрнең  саны җитәрлек булса, башка мөселманнар бу эштән азат ителер).

Мәеткә соңгы вазифаларыбызның берсе – җеназа намазын уку. Ул һич тә авыр намаз түгел. Ничек укылганын өйрәнсәк, мәетне догасыз, үзебезне дә савапсыз калдырмабыз. Җеназа намазы дүрт тәкбир белән аягүрә укыла. Бу намазда Коръән дә укылмас, ләкин дога кылыныр.

Иң элек ният кылына. Аның ничек укылуын имам көчле тавыш белән җәмәгатькә әйтә.

Аннан имам, кулларын күтәреп, “Әллааһү әкбәр” дип, беренче тәкбирне ала һәм кулларын кушыра. Җәмәгать тә шуны эшли.

1нче тәкбирдә “Сөбханәкә”  укыла.

“Субхәәнәкәл-лааһүммә үә бихәмдикә үә тәбаарәкәс-мүкә үә тәгәәләә җәддүкә үә ләә иләәһә гайрүк”.

Мәгънәсе: “Әй Аллаһ, Сиңа дан һәм мактау булсын. Синең исемең мөбарәк һәм дәрәҗәң олуг. Синнән башка бернинди Илаһи зат юк”.

Бу доганы укып бетергәч, имам, кулларын күтәрмичә, “Әллааһү әкбәр” дип, икенче тәкбирне ала.

2нче тәкбирдә Салават догалары, “Әллааһүммә салли”, “Әллааһүммә бәрик” догалары укыла.

 Икенче тәкбирдән соң, имам, кулларын күтәрмичә, 3нче тәкбирне ала.

3нче тәкбирдә Җеназа догасы укыла.

“Әллааһүммәгъфир ли хәййинәә вә мәййитинәә вә шәәһидинәә вә гааибинәә вә зәкәринәә вә үнсәәнәә вә сагыйиринәә вә кәбииринәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии галәл-исләәми вә мән тәвәффәйтәһүү миннәә фәтәвәффәһүү галәл-иимәән. Әллааһүммә ин кәәнә мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии вә ин кәәнә мүси-ән фәтәҗәәвәз ганһү бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин”.

Мәгънәсе: “Аллаһым! Безнең терекләребезне һәм мәетләребезне, күз алдыңда булучыларыбызны һәм булмаучыларыбызны, ирләребезне, хатыннарыбызны һәм кечкенәләребезне һәм зурларыбызны, олыларыбызны ярлыка. Аллаһым! Безнең терекләребезне ислам динендә яшәт, үлем китерсәң, иманлы килеш үлүне бүләк ит. Аллаһым! Әгәр бу җеназа яхшы булса, Син аның яхшылыгын арттыр, әгәр начар булса, гөнаһын гафу әйлә. Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган, Аллаһым!”

Әгәр җеназа хатын-кыз булса, доганың бер өлеше шулай укылыр: “Әллааһүммә ин кәәнәт мүхсинәтән фәзид фии ихсәәниһәә вә ин кәәнәт мүси-әтән фәтәҗәәвәз ганһәә”.

Бу доганы белмәгәннәр үзләренә җиңел булган догаларны укырлар, мәсәлән, “Кунут”, “Раббәнә әтинә” догаларын.

 Мәет өчен Аллаһтан гафу һәм мәгъфирәт сорарлар.

Аннары 4нче тәкбир алыныр. 4нче тәкбирдән соң берни укылмас. Уңга һәм сулга сәлам бирелер. Шуның белән җеназа намазы тәмам булыр.

Ягъни җеназа намазы шул рәвешле була:

1нче тәкбир – “Сөбханәкә”,

2нче тәкбир – Салават догалары,

3нче тәкбир – Җеназа догасы,

4нче тәкбир – сәлам бирелә.

Намаз тәмам булгач, җәмәгатьтән: “Яхшы кеше идеме?” – дип сорала. Җәмәгать тә: “Яхшы кеше иде, Аллаһының рәхмәтендә булсын”, – дип җавап бирә. Шулай итеп, мәрхүмнең яхшы кеше булуына таныклык бирәләр.

(Дәвамы бар.)

А. Кайаның “Мәңгелек йортка таба“ китабы, nur.tatar сайты кулланылды.

Фото: wirestock_Freepik.

 

Үлем хәле әдәпләре (6)
Үлем хәле әдәпләре (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: