Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 гыйнвар 2023, 10:07

Коръән китабын яндырган

Швециядә кыргый акция: Расмус Палудан дигән бәндә Коръән китабын яндырган.

Коръән китабын яндырган
Коръән китабын яндырган

21 гыйнварда Стокгольмда Төркия илчелеге янында Коръән китабын яндырдылар. Мөселманнарның изге китабына карата бу ихтирамсыз гамәлне кем башкарган соң? Даниянең "Кырыс курс" ("Жесткий курс")  ультра уң партиясе лидеры Расмус Палудан эшләгән моны. Һәм акция Швеция хакимияте белән алдан килештерелгән булган, дип яза мәгълүмат чаралары. 

22 гыйнварда Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров "бу вакыйгага катнашы булган  кешеләр үзләрен мәңгелек каргышка дучар итте һәм һәркем үзе чәчкәннне үзе урачак", дип язды.

23 гыйнварда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган "Швеция хөкүмәте Анкара Стокгольмның НАТО буенча гаризасын хуплаячагын көтмәсен, чөнки  Коръән яндыру акциясенә Швеция рөхсәт биргән", дип белдерде.

АКШ дәүләт департаменты рәсми вәкиле Нед Прайс 23 гыйнварда матбугат конференциясендә исә Коръәнне яндыру НАТОга яңа илләр кертүгә комачаулауга юнәлдерелгән провокация ул, дип белдерде.

Коръән китабын яндырган
Коръән китабын яндырган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: