Барлык яңалыклар
Иман нуры
29 октябрь 2022, 21:53

Дин каш йолкуны тыя

Ислам тыйган нәрсәләрнең берсе булып юкарту максатында каш йолку исәпләнә.

Дин каш йолкуны тыя
Дин каш йолкуны тыя

Адәм баласын Аллаһы Тәгалә күркәм һәм камил рәвештә яраткан. Һәрбер әгъза һәм тән өлеше камил рәвештә яратылган һәм һәрберсе үз урынында. Әгәр кеше шуның белән риза булмаса яки үзгәртергә теләсә, Аллаһның әмеренә каршы чыккан кебек була. Кашны йолку, буяу мәсьәләсендә дә шушы кагыйдәне истә тотып эш итәргә кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в.нең хәдисе бар: "Аллаһның ләгънәте булды шул кешеләргә, кемнәр кашларын йолкыдылар, йолкыттылар". Һәм галимнәр, шушы хәдистән чыгып, каш йолку тыелган дип әйтә. Кашларны  буяу да кешенең гадәти рәвешен үзгәртүгә китерә икән — тыела.

Мөхәммәт гәләйһиссәлам моны таләп итүчене һәм моны башкаручыны каһәрләгән. Ләкин кайбер гыйлем ияләре: «Хатын-кызга, әгәр ире рөхсәт итсә, каш йолку, битне алсулату, каш буяу, тырнак буяу рөхсәт ителә, чөнки бу бизәнү»,— дип аңлата..

Шулай итеп, шәригать буенча каш йолку тыела, ә буяу кешенең гадәти рәвешен үзгәртми икән, монда тыю юк.

 

Фото: privately.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: