Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 октябрь 2022, 20:00

Юлай НИЗАЕВ. Чакмагыш авылында – яңа мәчет!

Бүген Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә "Мостафа" мәчете ачылды һәм тәүге азан яңгырады.

Юлай НИЗАЕВ. Чакмагыш авылында – яңа мәчет!
Юлай НИЗАЕВ. Чакмагыш авылында – яңа мәчет!

Әлеге күркәм исем бу Аллаһ йортына юкка гына бирелмәгән. Мәчетне изге күңелле, абруйлы райондашыбыз Илдус Шәрипов төзетте. Үзенең бабасының исемен мәңгеләштереп, иман йортына "Мостафа" исемен бирде, аны бабасының рухына багышлады.

Мәчетне ачу тантанасында Чакмагыш районы хакимияты башлыгы Реканс Ямалиев, социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Светлана Шакирова, республиканың Русия мөселманнарының Үзәк Диния назәрәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, районның мөхтәсибе Файзуллаһ хәзрәт Котлыев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты, изге теләкләрен җиткерделәр. Мәчетнең эчке өлеше дә, тышкы кыяфәте кебек үк бик күркәм һәм матур. Иң мөһиме – биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Аны төзү һәм иман йорты территориясен төзекләндерү буенча барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алынган.

Фото: https://igenche.ru. Юлай Низаев видеоязмалары.

Юлай НИЗАЕВ. Чакмагыш авылында – яңа мәчет!
Юлай НИЗАЕВ. Чакмагыш авылында – яңа мәчет!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: