Барлык яңалыклар
Иман нуры
13 гыйнвар 2022, 17:51

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел

Мәскәүдә юбилей чаралары Ш. Мәрҗани укулары белән башланды.

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел
Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел

922 елда гарәп илчеләре Болгар каласына килә. Бу вакытта хан булып Шилке улы Алмыш тора. Ул Багдад хәлифенә ислам динен белүче кешеләрне җибәрүен, шулай ук мәчет һәм кирмән төзүдә ярдәм сорап хат яза. Бу тарихи вакыйгалар илчелекнең сәркатибе Ибн Фадланның сәяхәтнамәсе буенча билгеле. Аңа нигезләнеп, Идел буенда ислам динен рәсми кабул итү елы булып, 922 нче ел санала. Гәрчә Ибн Фадлан үз юлъязмасында Болгарда азан әйтелүен телгә ала, аны төзәттерүе турында яза. Тарихчы Фаяз Хуҗин үз чыгышында әйтүенчә, 10 нчы гасыр башында ук Алмыш хан тәңкәләрендә аның гарәпчә исеме (Җәгьфәр бин Габдуллаһ) басылган. Ягъни бу вакытка кадәр үк ата-бабаларыбыз ислам дине белән таныш булган, аны үз иреге белән кабул иткән.

Әйткәндәй, Болгар, Алмыш хан, Ибн Фадлан катнашлыгындагы бу вакыйгалар турында якташыбыз, тумышы белән Яңавыл районыннан булган, Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның "Әтил суы ака торур" дигән бик кызыклы тарихи романы бар. Бу әсәр әдәби эшләнеше белән бүген дә үрнәк булып кала, шул чор сулышын искиткеч мул буяуларда, сәнгатьчә итеп җиткерә.

Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Русиядә быел Идел буе төбәгендә, Мәскәүдә, Петербургта, Кырымда һәм башка төбәкләрдә бәйрәм чаралары үтәчәк.

Юбилейны үткәрү тәкьдимен 2016 елда Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин күтәреп чыккан иде. 2020 елның 4 ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дин эшлеклеләре белән очрашуда юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне хуплады. Оештыру комитеты рәисе итеп Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде.

Бүген, ягьни 13 гыйнварда, Мәскәү җәмигъ мәчетендә ел буена үтәчәк бәйрәм чаралары башланды.

Бу уңайдан башкалада кунаклар, журналистлар җыелды.

Чараның тәүге көнендә, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 7нче бөтенрусия конференциянең секция утырышлары бара. Анда галимнәр, дин әһелләре тарих, археология, теология, фәлсәфә, сәясәт белеме, социология мәсьәләләре буенча яңа эзләнүләре, уй-фикерләре белән уртаклаша.

 

Дилбәр БУЛАТОВА фотолары.

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел
Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: