Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 гыйнвар 2022, 17:09

Татар телендә календарь чыкты

Ул Болгар бабаларыбызның Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу уңаенн нәшер ителгән.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 2022 елга дивар календаре чыгарды. Аның тышына “Болгар бабаларыбызның Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел” дип язылган.

Аның һәр битендә бер айга календарь, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр турында мәгълүмат һәм шәхесләрнең юбилейлары күрсәтелгән, фото һәм күренекле кешенең фикере бирелгән. Мәсәлән, гыйнвар аенда Галимҗан Ибраһимовның тел турындагы цитатасы һәм Уфаның Беренче җәмигъ мәчете фотосы куелган. Февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы фотосы урнаштырылган.

Календарьның 12 битендә 2 мәчет, 2 мәдрәсә бинасы фотосы, калганнарында театр, мәктәпләр һәм һәйкәлләр урын .

Башкортстанда элек тә татарча календарьлар чыкканы булды. Беренче тапкыр 2001 елда ул китап рәвешендә нәшер ителде. Ул энциклопедия кебек бай эчтәлекле иде. Уфада узган татар кызларының халыкара матурлык бәйгесендә катнашучыларның фотолары һәм татар шагыйрьләренең дүртьюллыклары белән 2018 елда дивар календаре чыкты. Башкортстан татарлары конгрессы 2021 елга милли эчтәлекле өстәл календаре нәшер итте.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: