“Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция Сабантуе дәвам итә. Аның кысасында традицион матбугатка язылу буенча “Добрая подписка” хәйрия республика акциясе бара. Инде бу чарада йөздән артык кеше катнашкан. Алар арасында премьер-министр урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм премьер-министр урынбасары – спорт министры Руслан Хәбибов та бар. Бу акцияне матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев та хуплады. Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимур Хәкимов Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен илле данә “Акбузат” журналын яздырган. Башкортстан Хөкүмәтенең мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек департаменты директоры Альбина Вәлиева махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен “Башкортостан” һәм “Йома” гәзитләренә яздырган. Ул бу акциянең бик кирәкле һәм яхшы башлангыч булуын да белдергән.
Чарада Италия эшкуары Элио Каппиелло “Урал аръягы-2025” инвестиция форумында “Добрая подписка”га кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә “Акбузат” балалар журналын яздырган.
Чара дәвам итә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.
Фото: Молодежная газета.