Уфаның Ленин урамы, 26 адресы буенча урнашкан “Китап” кибетенең иҗат киңлегендә танылган язучы Яныбай Хамматовның 100 еллыгына багышланган чара узачак. “Китап укучылар” сериясе кысаларында оештырылган бу чарада видеолар һәм рилслар төшерергә өйрәтәчәкләр. Видеоның мәгънәсен һәркем белә. Рилс (Reels) та шул ук видео, ул Instagramдагы кыска вертикаль видеолар форматы, алар 15тән 90 секундка кадәр дәвам итә. Аларны социаль челтәрнең үзендә төшерергә һәм төзәтергә мөмкин. Еш кына рилслар күңел ачу характерында була.
Әлеге чарада Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәм Яныбай Хамматовның оныгы Алсу Хамматова катнашачак. Кичәнең төп вакыйгасы профессиональ рилсмейкер/видеограф Рәфис Әминев белән очрашу булачак. Эксперт очрашуда катнашучыларга “Китап” нәшриятында нәшер ителгән Яныбай Хамматовның “Алтын эз” китабы нигезендә максатчан аудитория өчен сыйфатлы һәм кызыклы видео һәм рилсларны ничек дөрес ясарга кирәклеге турында сөйләячәк. Әлеге форматтагы чара хәзерге тормышның барлык аспектларына үтеп керә торган мәгълүмати технологияләрне кулланып, классикларның әсәрләрен популярлаштыру максатында үткәрелә.
Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Мәгълүмат өчен телефон: 89273289350.
Фото: belprost.ru