Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
20 сентябрь 2023, 12:02

«ГеоВызов» чемпионаты – Архангель районында!

Чемпионатта катнашучы студентлар райондагы Аскын боз мәгарәсенә барып, өч төрле практик сынау үттеләр.

«ГеоВызов» чемпионаты – Архангель районында!
«ГеоВызов» чемпионаты – Архангель районында!

16-22 сентябрьдә республикада Башкортстан Башлыгы тәкъдиме белән һәм Русиянең Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлык җитәкчелеге ярдәмендә I “ГеоВызов” халыкара геологик чемпионаты уза. Анда Русия төбәкләренән 20 команда, шул исәптән Луганск Халык Республикасыннан Красный Луч каласының һәм Казахстаннан берешәр команда катнаша.

Кичә чемпионатта катнашучы студентлар Нуриман районының Аскын авылы янына җыелды. Алар биредә “Геологик маршрут”, “Шлих юу”, “Гидрология”

дип аталган сынаулар аша узды. Бәйге шактый катлаулы иде: аларны узу өчен студентларга су аша узарга да, тиргә батып озын аралар узарга да туры килде. Шулар аша узып, студентлар геолог һөнәренең бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыдылар. Геологик маршрутка һәр команда икешәр кеше чыгарды. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, “Геологик маршрут” сынавын лаеклы уздылар.

Ринат Разапов фотосы.

«ГеоВызов» чемпионаты – Архангель районында!
«ГеоВызов» чемпионаты – Архангель районында!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: