Барлык яңалыклар

Росгвардия офицеры ут капкан печән йөген сүндергән

Йөк автомобиленә җитди зыян килми, печәннең дә шактый өлеше исән кала

Росгвардия офицеры ут капкан печән йөген сүндергән
Росгвардия офицеры ут капкан печән йөген сүндергән

Бу хәл 25 апрель иртәсендә Уфада була. Руслан исемле өлкән лейтенант шәхси автомобилендә полициягә эшкә барганда, каршысына килүче йөк автомобилен күрә. Ул печән түкләре белән төялгән була. Водителе йөгенә ут капканын күреп, кискен маневр ясап, печән түкләрен җиргә төшерә һәм, туктап, аларны сүндерергә керешә. Моны күргән Руслан автомобилендәге янгын сүндергечен алып, аңа ярдәмгә ташлана. Алар икәүләп җирдәге печән түкләрен дә, ут капкан кузовны да сүндерәләр. Тиз арада янгын урынына Русия МЧСы хезмәткәрләре дә килеп җитә. Нәтиҗәдә, йөк автомобиленә җитди зыян килми, печәннең дә шактый өлеше исән кала.

Менә шулай кечкенә батырлыклардан зур батырлык җыела.

Фото: Росгвардиянең матбугат хезмәте

Росгвардия офицеры ут капкан печән йөген сүндергән
Росгвардия офицеры ут капкан печән йөген сүндергән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: