Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
24 март 2023, 19:13

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!

Бүген Уфаның Конгресс-холлында узган йомгаклау чарасында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының җиңүчесе игълан ителде.

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!

Русия Президенты тарафыннан игълан ителгән Педагог һәм остаз елы Бүздәк районына зур бүләк алып килде. Бүген Уфаның Конгресс-холлында узган йомгаклау чарасында “Ел укытучысы – 2023” конкурсының җиңүчеләре игълан ителде. Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” исемен Башкортстанның Бүздәк районы Каран мәктәбе укытучысы Зөлфия Җәмил кызы МАНСУРОВА яулады!

Моңа кадәр ике атна дәвамында укытучы-конкурсантлар жюри алдында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, үзенчәлекле “сират күпере” аша үткән иде. Хәзер инде методик остаханәләр, ачык дәресләр, тәрбия чаралары һәм мастер-класслар – һәммәсе дә артта калды. Барлык сынауларны да Зөлфия Җәмил кызы иң югары баллар белән үтеп чыга алды. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белән оешитырылган пресс-конференция сынавында да ул сынатмады.

Зөлфия Җәмил кызы җиңүче Дипломыннан тыш, Башкортостан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, телевизорга, акчалата премиягә һәм башка кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Ул шулай ук М. Акмулла исемендәге БДПУның В.А.Сухомлинский исемендәге медаленә дә ия булды.

“Тулпар” журналының барлык укучылары исеменнән Зөлфия Җәмил кызы МАНСУРОВАны олы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа игелекле эшендә яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телибез!

Фото: bashinform.ru

“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: