

Ешрак «дуслык» һәм «бердәмлек» сүзләре яңгырады, алар дистәләгән телдә язылган иде. Катнашучылар шулай ук «яңа танышулар», «уртак эш белән берләшкән кешеләр арасында элемтә», «сулыш», «якты хисләр», «Халыклар дуслыгы», «мөмкинлекләр», «тәҗрибә», «кунакчыллык һәм киң күңеллелек», «күңел», «традицияләр», «яшьлек» һәм башка бик күп нәрсәләрне телгә алдылар.
Хөрмәтле кунакларның сүзләре аеруча дулкынландыргыч булды. В.Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова «бәхет»сүзен сайлады.
Башкортстан Республикасы мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов «Мәхәббәт» сүзен язды.
Фольклориадада катнашучылар Республиканың төп музеен югары бәяләделәр.