

Уфада Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә мәйданында узган «Китап-Бәйрәм» халыкара китап ярминкәсе кысаларында «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды һәм «Гафури ташы» әдәби альманахының беренче саны тәкъдим ителде.
Чара барышында фонд җитәкчесе Люция Камаева оешманың инде егерме елдан артык вакыт дәвамында башкорт һәм татар әдәбияты классигы, беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури иҗатын саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүен сөйләде.
Фонд тарафыннан күпсанлы мәдәни һәм иҗади проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында 14 илдән 20 меңнән артык катнашучыны берләштергән «Без Мәҗит Гафурины укыйбыз» халыкара бәйгесе, рәссамнар өчен арт-пленэрлар, фәнни конференцияләр нәтиҗәсендә китаплар һәм җыентыклар нәшер итү дә бар.
Фондның эшчәнлегендә халыкара мәдәни хезмәттәшлек тә мөһим урын алып тора. Болгария, Төньяк Македония, Беларусь, Эстония һәм Төркия белән уртак проектлар кысаларында Мәҗит Гафури әсәрләре македон, болгар һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән. Ә македон шагыйре Панде Манойлов шигырьләре башкорт, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән.
Фонд кино өлкәсендәге проектларга да ярдәм итә. Болгар режиссеры Ангел Христов Мәҗит Гафури турында документаль-нәфис фильм төшергән. Фильм өстендә эшләгәндә ул Башкортстанда да булган.
Очрашуның төп вакыйгасы исә «Гафури ташы» альманахының беренче санын тәкъдим итү булды. Җыентыкка Мәҗит Гафурига багышланган шигырьләр һәм әдәби әсәрләр, шулай ук аның оныкчыгы Мирсәет Гафури иҗаты кертелгән.
Альманах исеме дә очраклы түгел. Ул Уфадагы тарихи урын – Агыйдел ярындагы кызыл комташ кыясы белән бәйле. Мәҗит Гафури әлеге таш янында еш булган, Агыйдел киңлекләренә карап илһам алган. Бүген Башкорт дәүләт драма театры янындагы һәйкәлдә дә язучы нәкъ шул таш өстендә сурәтләнгән.
Басманың беренче саны инде илнең 25 алдынгы китапханәсенә тапшырылган. Альманах авторлары исә үзләренең автор данәләрен алган.
Евгений Соколов фотосы.