Рәми Гарипов медален кемнәр алды?

Башкортстан мәдәниятен, әдәбиятын һәм сәнгатен баеткан күренекле иҗади шәхесләрне бүләкләделәр. 

Рәми Гарипов медален кемнәр алды?Рәми Гарипов медален кемнәр алды?
Рәми Гарипов медален кемнәр алды?

Бүген Уфада Язучылар йортында  Рәми Гарипов медален тапшырдылар. Бүләк Башкортстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Ул  Башкортстан әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә. Аның белән  язучылар гына түгел, сәхнә осталары,  дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли әдәбият үсешенә зур өлеш керткән чит ил гражданнары да бүләкләнә ала.

Медаль белән бүләкләнүчеләрне республика Язучылар берлеге рәисе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты Айгиз Баймөхәммәтов һәм Руссиянең атказанган журналисты, Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты Рәмзия Кәримова котлады.

Рәми Гарипов медале бүген Башкортстанның халык шагыйрьләре Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Тамара Ганиева, Гөлфия Юнысова, халык язучысы Михаил Чванов, шагыйрә Дилә Булгакова, кинорежиссер Булат Йосыпов, УФһТУның башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты деканы  Гөлфирә Абдуллина, М.Акмулла исемендәге БДПУның башкорт филологиясе факультеты деканы Ләйлә Хөсәенова һәм Рәми Гариповның Салават районының Аркавыл авылындагы музее директоры Луиза Хәйретдиновага тапшырылды.

Бүләкләү тантанасын Уфа фән һәм технология университетының башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты студентлары бизәде, алар курай астында дәртле бию  һәм җырлар башкардыр. Чара Язучылар йорты фойесында күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Рәми Гарипов медален кемнәр алды?
Рәми Гарипов медален кемнәр алды?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас