Тукай туган көн ил күләмендә билгеләнәчәк!

Кичә Русия Президенты Владимир Путин бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 150 еллык юбилеена бәйле юбилей чаралары турындагы Указга кул куйды.

Тукай туган көн ил күләмендә билгеләнәчәк!Тукай туган көн ил күләмендә билгеләнәчәк!
Тукай туган көн ил күләмендә билгеләнәчәк!

Владимир Путин 8 майда имзаланган 346 санлы Указда 2036 елга туры киләчәк олы юбилей уңаеннан Русия Хөкүмәте алдына анык бурычлар куя. Эш бәйрәмне оештыру комитетын төзеп, аның составын раслаудан башланачак. Аннан соң татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган чаралар исемлеге төзелеп расланачак. Указның 3нче пунктында Русиянең барлык субъектларына, җирле үзидәрә органнарына да юбилей тантаналарын үткәрүдә һәртөрле булышлык күрсәтергә кушылган.

Указ кул куелган көненнән үз көченә керә. Димәк 2036 елга кадәрле чорны тулы хокук белән “Тукай унъеллыгы” дип атый алабыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Тукай туган көн ил күләмендә билгеләнәчәк!
Тукай туган көн ил күләмендә билгеләнәчәк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас