Кабул итү бүлегенә күкрәк асты авырткан, кан коскан һәм йота алмый интеккән ир-атны китергәннәр. Ачыклануынча, ул бер сәгать элек пыяла шешәдән сыекча эчкән һәм очраклы рәвештә өчпочмаклы пыяла кисәген йоткан булган. Аны дежур хирург карап, ашыгыч видеоэзофагогастродуоденоскопия үткәрергә карар кылынган.
Эндоскопик тикшерү күрсәткәнчә, пыяла кыйпылчык аркылыга урнашкан һәм үңәчнең урта өчтән бер өлешендә тоткарланып калган. Врач-эндоскопист пыяла кисәген алу буенча ювелир эш башкарган. Операцияне төп куркынычы кыйпылчыкның эре кан тамырларын (шул исәптән аортаны) зарарлануы булган. Бу тормыш өчен куркыныч катлаулануларга китерергә мөмкин. Әмма, бәхеткә, барсы да уңай тәмамланган.