Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 гыйнвар , 19:27

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Ауда булган хәл

Шулчак бер ак йомгак уктай атылып куаклыктан килеп чыкты да, Володяның бот арасына барып та кысылды.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Ауда булган хәл
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Ауда булган хәл

Туймазыда яшәү дәверемнең бер җәендә миңа Үзәк район хастаханәсендә бераз дәваланып алырга туры килде.

Палатада дүрт сырхаубыз. Кичләрен, буш вакытларыбызда бер-беребезгә төрле хикәяләр, маҗаралар сөйләп үткәрә торган булдык. Арабызда шәһәребезнең билгеле аучысы һәм балыкчысы Бикмөхәммәтов Рафаэль Нурислам улы да бар. Әйтеп үтелгән һөнәрләреннән башка, монда аның тагы бер сәләте ачылды: бу юлы ул үзен иң булдыклы һәм кызыклы хикәяче итеп күрсәтте.

Менә тагын көтеп алган кич җитте. Рафаэль ага салмак кына көйләп сөйли, ә калганнарыбыз колакларын торгызып, тын да алмый тыңлап яталар.

– Шулай беркөнне без ауга чыктык. Без диюем, җиде аучыдан һәм бер ау этеннән гыйбарәт. Барабыз шулай, һәм ерак та түгел озын колакны күреп калабыз. Этебез шунда ук алга омтылды. Җидебез дә берәр тапкыр аткан булды, иллә-мәгәр тидерүче булмады.

Ярый, хуш. Ярымай формасында засадага бастык. Иң яшь аучы Володя Лопушкин “ай”ның иң очына эләкте. Аның басып торуы гына үзе бер мәрәкә. Сактагы солдатмыни: бармагы тәтедә, йөзе җитди, колаклары сизгер...

Менә көчегебез өрә-өрә “кылый күзне” безгә таба куалый да башлады. Шулчак бер ак йомгак уктай атылып куаклыктан килеп чыкты да, Володяның бот арасына барып та кысылды. Лопушкиныбыз диванадай, нәрсә эшләргә белмичә һаман тора бирә. Ул, ниһаять, баскан урыныннан кузгалмыйча гына борыла да... аякларын бушайта да куя. Шуны көтеп утырган диярсең, ак тунлы “тоткыныбыз” кушаяклап тегенең җан җиренә тибә дә, бар көченә алга ыргыла. Лопушкин ата, тик тидерә генә алмый. Ә хәйләкәр куян азаккы тапкыр Володяга әйләнеп, “Лопух” дигән сыман мәсхәрәле караш ташлый да, якындагы куаклык артына сикереп, юк та була.

...Без менә шулай үткәрә идек кичләрен вакытны хастаханәдә.

Автор фотосы.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Ауда булган хәл
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Ауда булган хәл
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас