Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 гыйнвар , 18:26

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Хуҗатислам мәзәкләре

Хуҗатисламга, чәчләренә чал керсә дә, пенсия яшенә җитәргә иртәрәк әле.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Хуҗатислам мәзәкләре
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Хуҗатислам мәзәкләре

Туймазы шәһәре мәйданы белән дә, халык саны буенча да бик үк зур түгел. Аны провинциаль төбәкләргә генә хас булган бер кала дияргә дә була. Төп халык (төп халык дигәч тә, алар рәтенә керү өчен, хәлбуки, берәр дистә ел яшәү дә җитәдер, бәлки), әйтик, бер-берсен яхшы белә, урамнан үткәндә-сүткәндә, яисә башка җәмәгатчелек урыннарында очрашканда да хәл белешеп, гәпләшеп ала.

Минем танышларым, Хуҗатислам белән Әдгам агалар да шулар исәбенә керә. Әдгам абзый инде күптәннән пенсия яшендәге кеше. Алтмышның өстенә чыгуына карамастан, әле ул күзгә бик теремек күренә, үзенчә кыймылдап, эш майтарып йөри. Хуҗатисламга, чәчләренә чал керсә дә, пенсия яшенә җитәргә иртәрәк әле. Икесе дә вазыйфалы урында. Үзләренә күрә эш бүлмәләре, бүлмә түрләрендә бәләкәй генә булса да кәнәфиләре бар. Атап кына әйткәндә, алар шәһәребезнең күркәм кешеләре арасында исәпләнәләр. Эш урыннарының аралары байтак кына булуына карамастан, үткән-сүткән чактамы, яисә турыдан-туры килеп керепме анда, бер-бересенең хәлен белешеп торалар. Бергә утырып сөйләшүдән ниндидер ямь табып, олыларга хас олпатлылык белән ашыкмыйча, җай гына әңгәмә коралар.

Менә бүген дә, көн кичкә авышып барган вакытта Хуҗатислам көр күңел белән: “Әссәламәләйкүм!” – дип, Әдгам абзыйның эш бүлмәсенең бусагасын уң аягы белән атлап керде.   

Мәчеләр һәм күселәр

Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Әдгам абзый зур яңалык сөйләгәндәй әйтеп салды:

– Мин күптән түгел генә гәзиттә бер гыйбрәт хәбәр укыдым. Күселәр турында. Имеш, ниндидер бер илдә галимнәр шундый тәҗрибә үткәргәннәр: күселәрне ике төркемгә бүлгәннәр дә, икесен дә бер үк дәрәҗәдә караганнар, ашатканнар. Тик аерма шунда булган, күселәрнең икенче төркеменә көненә бер-ике тапкыр мәче күрсәтеп алганнар. Шунысы сәер ки, көн дә мәче белән күрешеп яшәгән күселәр азмы-күпме вакыт торганнан соң үлеп беткәннәр. Ә мәчесез, тыныч кына яшәгәннәре һаман да исән-сау ди. Вәт бит нинди кызык хәл. Хикмәт ашауда гына түгел җәмәгать, җан иясенә “тынычлык” дигән нәрсә дә кирәк икән шул...

– Дөп-дөрес, Әдгам агай, – дип сүзгә кушылды Хуҗатислам. Бу фикерегезгә мин ике куллап “бишле” куям. Ә беләсезме, тормышта да бит нәкъ шулай. Әйтик, һәркемнең үзенә генә хас мәчесе була...

Әдгам абзый сүзсез генә әңгәмәдешенә карап уйланып утыруында булды.

– Ягъни, мәсәлән... Сездән өстә, – Хуҗатислам баш бармагы белән түшәмгә төртеп күрсәтте, – бер мәче утырамы? – Бу сүзләрдән соң Хуҗатислам мәгнәле итеп елмаеп куйды. – Утыра. Атнасына бер тапкыр булса да җыеп, күренеп аламы? Ала. Ә инде берәр нәрсәгә кәнәгатсезлек белдереп какай бастырып куйса, җаның табан төбенә төшәме? Төшә. Менә шуннан соң, абзыкаем, җыелышыңнан кырылган кәеф белән эш урынына кайтып керәсең дә, үзең мәче кыяфәтенә кереп, кул астыңдагыларга бер каты гына “мырылдап” аласың. Ә инде кичен арып-талып, алҗып, өеңә мәлҗегән аякларыңны көчкә өстерәп кайтып кергәндә исә, сине тагын бер мәче каршы ала...

Фәлән Фәләневичтан да юләр кеше юк икән...

Бераз көлешеп алганнан соң, бу юлы инде бик җитди кыяфәт белән Хуҗатислам сүз башлады.

– Шушы көннәрдә генә Фәлән Фәләневичны күрдем. Болай карап торуга ару гына кеше бит инде. Ә үзе юләрнең юләре...

Әдгам абзый идәнгә караш ташлап, тыныч кына:

– Әйе шул, – дип куйды. – Әдәп дигән нәрсәнең аңарда “ә” хәрефе дә юк бит инде...

Әдгам абзый бу юлы да әңгәмәдәшенең әйткәннәрен җөпләп, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Юк шул, – дип, аның сүзләренә мөһер сукты. – Менә шул кешене, мин сиңа әйтим, тагын да кәнәфинең зурырагына үрләткәннәр... Ташка үлчим...

– Шулай иткәннәр шул, – дип көрсенеп, тамак кырып алды Әдгам абзый...

  Хуҗатислам моны күреп, кызыксыныбрак:

– Бәй, Әдгам абзый, син бу кешене каян беләсең соң? – диде.

Әдгам абзый:

– Ничек инде белмим ди, ул минем кодам бит!

– Вәт син, ә! Нигә аны башта ук әйтмәдең? Башта ук әйткән булсаң, мин аны ныграк мактап ташлаган булыр идем ләбаса...

Менә шундый сөйләшүләргә шаһит булырга туры килә иде миңа кайчакта. Туймазылылар бер карасаң мәзәк кешеләр дә инде...

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ,

Кандракүл авылы, Туймазы районы.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Хуҗатислам мәзәкләре
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Хуҗатислам мәзәкләре
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас