Сыерышбаш мәктәбе Иске Калмаш кустына керә иде. Кышкы бер шимбәдә алдан хәбәрсез-нисез Иске Калмаш урта мәктәбенең укытучылары десант булып килеп керделәр.
Чанадан төшүгә үк, берничәсе безнең класска атладылар. Укучылардан бигрәк математика укытучыбыз Мостафина апа югалып калды, шикелле. Үткән дәресне кабатлаганда, тегеннән-моннан сораулар бирә. Ләкин без гадәтләнгәнчә түгел. Без аларны аңламыйбыз да кебек. Апа, әлбәттә, гел яхшырак укучыларны бастырырга тырыша. Чират миңа да җитте. Мин дә этенәм, төртеләм. Апа инде ачыргаланып сорап куйды:
– Нигә әле, Касыйм, син дә сакау әтәч кебек интегәсең?
Тәнәфескә чыгып өлгермәдек, мин “сакауәтәч”кә әйләндем. “Р” хәрефен әйтә алмаган, ягъни үзе сакау, шуңа да алгебраик формулаларны “а квадыат, в квадыат” дип кенә очлый торган Кәшәк малае Фәвәзит бөтенесеннән дә уздыра. Дәресләр бетеп, кайтырга чыккач та, яңа тагылган кушамат белән мине ирештерү кыза гына төше. Тәмам түземем бетте:
– Мә сиңа, "а квадыат!" – дип тегенең маңгаена кара шешәсе белән җиппәрдем. Кара савыты, ватылып, Фәвәзитнең бөтен битен карага манчыды. Моның белән генә тукталмадык. Китте сугыш. Кәшәкләр – Фәвәзит ягында, Сыерышбашның Түбән очлары һәм Урта төбәкләре – минем яклы.
Соңыннан, татулашкач, без бу ызгышны кушамат таккан укытучыбызга түгел, Иске Калмаштан алдан хәбәр итми килгән тикшерүчеләргә япсардык.
Фото: тузлукуш.рф