Җәүдәт (Маликов) белән Кушнарен педучилищесы укый башладык. Урысча өйрәнү максатыннан бер марҗага фатирга кердек. Урыска хас гадәт буенча марҗа түтәй Җәүдәтне Яшкага, мине Колькага әйләндерде. Безнең ми-аңыбыз әлегә моны кабул итмәскә хәзер түгел. Киресенчә – шатбыз.
Әмма ике көннән, түтинең холкына туры китереп, без дә аңа татарчалап исем куштык: “злый” (ягъни, злая-усал). Аерма шунда гына – безнең кушамат рәсми рәвештә кулланыла алмый, тик Жәүдәт белән икебезнең арада гына йөри.
Злый кабак күп үстергән. Мичне тарткач та, көнараш бер кабакны бөтен килеш калайга утыртып тыга. Тартып чыгаргач, кашык зурлыгы гына тишек ясый да, безнең селәгәйләрне агыздырып ашый. Соңыннан кире мичкә тыгып куя. Без һәрвакыт ач булганга, кызыга башладык бит кабакка!
Берчак злый чыгып киткәч, кабакны тиз генә тартып чыгардык та, Жәүдәт үз кашыгын, мин үземнекен алдык. Тишеккә бер Жәүдәт керә, бер – мин, бер – ул… Һәм… чираттагы тапкыр кашык белән тыгылуым булды, тәрәзәнең тышкы ягыннан злы бөтен гәүдәсе белән капланып безне күзаткәнен күреп алдым.
– Бетте баш!
Жәүдәт-Яшка мондый чакларда гөнаһсыз фәрештә рәвешенә оста керә. Һәм мин бөтенләй яклаучысыз калдым.
Фото: тузлукуш.рф