Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 сентябрь 2025, 19:10

Каеннарда кайгы бар

Кыйналудан соң, Хәбибә апа түшәккә ятты да мантый алмыйча, ике айдан соң якты дөнья белән хушлашты. Аны Хәлекәй авылының яңа зиратындагы бер ялгыз каен төбенә җирләделәр. Сөйгән кешесенең вафатыннан соң ике ай чамасы үткәннән соң, кайгысына түзә алмыйча, Әбдрәхим шул каенга асылынып үлде. Ике яшь мәхәббәтнең гомере әнә шулай фаҗигале рәвештә өзелде.

Каеннарда кайгы бар
Каеннарда кайгы бар

Безнең ике тау уртасына сыенып кына утырган Хәлекәй авылы әлләни зур булмаса да, табигатьнең оҗмах кебек бер почмагында урнашкан. Һәм ни хикмәттер: мин белә-белгәннән бирле, шул тау куеныннан әледән-әлегә чишмәләр бәреп чыгып тора. Тауларны берникадәр үткәч тә, куе урман башланып китә. Авылны икегә бүлеп зур булмаган Күндерәк елгасы ага. Менә шул елганың сул ягы – безнең милек, ә уң ягы Хәмәтгәрәй бабай Юлдашевларныкы иде. Бәрәңге бакчаларыбыз бер-берсенә терәлеп үк торды диярлек. 1926-1927нче елларда безнең авыл үзгәрешләр кичереп алды. Хәл болайрак булды. Ул елны авылдан кайберәүләр якын тирәдәге буш җирләргә күченеп китеп төпләнделәр. Һәм бу төбәкләрдә Уразай, Чухай һәм Сарыелга дигән өч утар барлыкка килде. Менә шул утарларның берсенә иң якын күршеләребез Хәмәтгәрәй бабайлар да күченеп киттеләр. Әткәйләр алар белән катышып, бер-берсенә кунакка йөрешеп тордылар.

Хәмәтгәрәй бабай белән Гарифә әби өч ул белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бик хәлле яшәделәр. Шуңа күрә мин күп вакытымны аларда үткәрә идем. Бердән, минем яшьтәге балалары юк иде, икенчедән, 1921нче елда авылда бик каты янгын чыгып, йорт-кураларыбыз янып бетеп, түбәсез торып калган идек без. Бу хәлдән соң әтием бәләкәй генә бер өй сатып алды, аны эш иткәнче Хәмәтгәрәй бабайларда яшәп тордык. Бу вакытта алар үзләре дә иске өйләренә каршы гына яңа йорт салып куйдылар. Анда аларның Хәбибә исемле кызлары берүзе генә яши иде. Шунысын да әйтеп үтим, авылдагы хатын-кызлар арасында бердәнбер укымышлы затлардан буларак, Хәбибә апа үзебезнең төбәктәге кызларны өенә җыеп, аларны хәреф танырга, язарга өйрәтте. Минем бер туган апам да аңарда укыды. Әмма, белеме булса да апамның өйдә язышып утырганын хәтерләмим. Чөнки ул чорда «егетләр белән хатлашмасыннар» дип, хатын-кызны язарга өйрәтмиләр иде.

Әле мин сезгә шул мөгәллимә апаның язмышына кагылышлы бер хәлне сөйләп үтмәкчемен. Егетләр күзе төшәрлек булып өлгереп җитешкән Хәбибә апаны әти-әниләре бер җиргә дә чыгармыйча, ябып диярлек саклыйлар иде. Кичке уен-мазарлар, аулак өйләрне әйтәсе дә түгел. Тик Хәбибә апа барыбер дә җаен табып, авылдагы Әбдрәхим исемле ярлы гына бер егет белән күрешеп-сөйләшеп йөри башлады бит. Әмма бу дуслыкка күз тиде, күрәсең. Шул елны кинәт кенә авырып китеп, Хәбибә апа түшәккә ятты. Күп тә үтмәде, авылда: «Хәмәтгәрәй кызын өшкертергә күрше авылдан Фатих мулланы чакыртып китергән» дигән хәбәр таралды. Һәм шунда Фатих мулланың Хәбибә апага күзе төшә. Бер атнадан инде ул, кызны үзенә өченче хатынлыкка соратырга дип, килеп тә җитте. Гарифә әби белән Хәмәтгәрәй бабай моңа кушкуллап ризалашып, тизрәк никах көнен билгеләделәр. Хәбибә апа үзе моңа нык каршы булды. Ләкин аның сүзенә карап тормадылар. Менә никах көне дә килеп җитте. Бу юлысы, Фатих мулла тимер чанага кара айгырын җигеп килгән иде. Аш-су мулдан хәзерләнде. Никах укырга үзебезнең төбәктән Хәйбрахман мулланы һәм шаһитлыкка күрше буларак, әтиемне дә дәштеләр. Табынга утырышкач, ризалыгын сорау өчен әтиемне Хәбибә апа яшәгән йортка кертеп җибәрәләр, ә анда бу вакытта Хәбибә ападан «җилләр искән» була. Шунда кызны сөйгәне Әбдрәхимнең алып чыгып китүе минут эчендә үк беленә. Качаклар Күндерәк елгасы буйлап боз өстеннән авылыбыздан ярты чакрым ераклыктагы Чухай авылында яшәүче Минияр абый Назаровларга барып керәләр. Бу хәлне сизеп алган Закир абый ат менеп аларны куа чыга һәм төн уртасында күрше авыл очындагы йорт турысына барып туктый. Ишекне ачтырып керсә, Хәбибә апалар шунда булалар. Чыгырыннан чыккан Закир абый сеңлесенең толымыннан эләктереп, өстерәп диярлек урамга алып чыгып, чыбыркы белән эт итеп кыйный. Шул кыйналудан соң, Хәбибә апа түшәккә ятты да мантый алмыйча, ике айдан соң якты дөнья белән хушлашты. Аны Хәлекәй авылының яңа зиратындагы бер ялгыз каен төбенә җирләделәр. Сөйгән кешесенең вафатыннан соң ике ай чамасы үткәннән соң, кайгысына түзә алмыйча, Әбдрәхим шул каенга асылынып үлде. Ике яшь мәхәббәтнең гомере әнә шулай фаҗигале рәвештә өзелде.

 

Вәли ХӘЛИТОВ Стәрлебаш районы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас