Бер фәкыйрьнең хатыны или пешергән, аннары ире аны җирле бакалеяга илтеп тапшырган, кыскасы, гаилә шулай кәсеп иткән. Ханым берәр килолы ипи пешергән. Кергән керем бу гаилә өчен очын-очка ялгарга җитеп барган.
Ләкин бервакыт бакалея хуҗасы үзенә ипи саткан бу фәкыйрьнең гаделлегеннән шикләнә һәм ул китергән ипиләрне үлчәргә булган. Баксаң, алар бер килолы түгел, ә 900 граммлыгына булып чыккан. Хуҗаның моңа кәефе нык кырылган.
Икенче көнне теге фәкыйрь ир кабат ипиләр күтәреп килгәч, бакалея хуҗасы ачулы тавыш белән: “Бүтән миңа ипи китерәсе булма! Син миңа һәрбер ипи бер кило тора дидең, ә чынлыкта алар 900 грамм гына! Мин үземне алдарга юл куймыйм!” – дигән.
Мескен ир куркып калган, читенсенеп аска караган һәм аннары: “Әфәндем, безнең өйдә үлчәү юк... Үлчәү ролен мин сездән гел ала торган бер кило шикәр үтәп килә. Без ипине шул шикәр белән үлчибез”, – дигән.
Фото: Freepik.com