Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 июль 2025, 21:38

Шәфкать ГАНИЕВ. Менә сиңа карга!

Ата карга әтәчтән акыллырак.

Шәфкать ГАНИЕВ. Менә сиңа карга!
Шәфкать ГАНИЕВ. Менә сиңа карга!

Беркөнне эштән кайтканда тукталышта ике карганы күзәттем. Берсе бераз зурырак, димәк, анысы ата карга икән дип уйладым. Эшкә ашарга ризыкны үзем белән йөртәм. Кыпыл гына калган ит кисәге исемә төште. Алдым да каргаларга аттым. Ата карга җәһәт кенә килеп тә җитте. Ит кисәген янәшәсендәге ана каргага бирде. Анысы бераз ашады да, ата каргага да өлеш чыгарды. Тансык күчтәнәч белән икесе дә сыйланды. Ә мин: “Кара нинди искиткеч матур мөнәсәбәт! – дип сокланып, карап тордым.

Кайчандыр балыкчылардан калган суалчаннарны әтәчкә биргән идем. Әтәч суалчаннарны үзе ашамыйча, тавыкларын чакырып сыйлады. Шул чакны бер тавык та әтәч турында кайгыртмады...

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас