Тәрәзәдән чыгарга җай эзләп, бал корты арлы-бирле очына икән. Кайберәүләргә кагыла-тия язып уза. Ул тәрәзә пыяласыннан үрмәләп безелдәгән мәлдә, бер бәндә газета белән шапылдатып пыялага сугарга кереште. Бу инде кортны иреккә чыгарырга, тәрәзәнең өске өлгесен ачарга тиешле урында, аны үтермәкче иде…
Ярый әле уңышка ирешә алмады. Кортның тиз арада пыяладан кубарга сиземе җитте. Адәм исә тагын да катырак селтәнә куйды, чөнки корт аның баш өстендә безелди иде.
Ниһаять, соң дәрәҗәдә үртәлеп, корт буталган куллар аша алгы якка узып китте, һәм тагын чыкмак булып бугай, шап итеп ал пыялага бәрелде. Күрәсең, каты бәрелүдән исенме, өметенме җуеп, баягыдан да катырак безелдәп, ачуын шофердан алмакчы булды – аның күзенә ташланды. Шофер берничә минутка идарә итү сәләтен җуйды, һәм шуның аркасында автобус ерак та булмаган шактый тирән чокырга очты…
Бер гаепсез бал кортын рәнҗетмәскә, ярдәм итәргә кемнеңдер сәләте җитмәү аркасында, гаепле бәндәнең үзе белән бергә, берничә гаепсез кеше һәлак булдылар. Яраланучылар да хәтсез иде.
Фото: Freepik.com