Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 июль 2025, 21:22

Шәфкать ГАНИЕВ. Песи ит алырга булыша

Хәтер сандыгының кызыклы вакыйгаларга бай булуын чамаладым.

Шәфкать ГАНИЕВ. Песи ит алырга булыша
Шәфкать ГАНИЕВ. Песи ит алырга булыша

Итне базардан, үзем күнеккән таныш якташымнан алам.
Көннәр суыткач, ит алырга дип базарга кердем. Ризык-тәгамнәр белән шыгрым тулган базар эче гөрләп тора, ниләр генә юк монда! Танышымның сату ноктасына барып җитәм генә дигәндә, татарлыгы йөзенә чыккан бер чая телле сатучы миңа карап: "Кил әле, кил, агай-эне! Әйдә минем итне алып җибәр. Иң әйбәтен – үзенә ошаганын сайла!" – дип эндәште.

Күренеп тора, милләттәшем оста сәүдәгәр. Мин караштырган арада базар көнкүрешендә игътибарга лаеклы булган хәлләр белән кыскача таныштырып алды. Хәтер сандыгының кызыклы вакыйгаларга бай булуын чамаладым.

Менә шуларның берсе:

"Бер мәлне яныма куенында песи башы күренгән ир заты туктады. Прилавкада яткан иттән кечкенә генә кисәк кисеп бирүне сорады. Ә үзе: "Тикшереп карыйк әле, итегез ашарга яраклымы икән?" – диде. Мин ит кисеп бирдем, ә үзем уйлыйм, берәр төрле япон приборы белән тикшерә торгандыр инде, диеп. Ир миннән алган ит кисәген куенындагы мырауҗанына сузды. Тегесе, итне тиз генә кабып йотты да, җиңелчә мырлап куйды, алсу төстәге озын телен чыгарып, иреннәрен яларга кереште. Хуҗасы миңа: "Бер ун кило чамасы итне безгә үлчәгез әле!" – дигән команда биргәч, бу тамашага таң калып, бераз югалып та тордым..."

Чыннан да шулай бит, этләр, мәчеләр үтә сизгер җанварлар. Күптән түгел кибет янында кемдер сосискалар ташлаган булган. Ә аңа сукбайлыкта йөргән ач этләр дә орынмаган иде...

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас