Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик күп акыллы этләрдән акыллырак булып чыкты. Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда, шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде… Малай, йокының тәмен белә торган кеше, ул да моңа уянды. Маэмай, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә китә икән. Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. Шулай булып чыкты да. Урамда малай һәм тагын берничә кеше күренүгә, эт саз буена, бәләкәй инешкә таба чапты. Малай аңа иярде һәм ялгышмады. Тирән яр уртасында сыер тора. Баткан. Ялгышрак сикергәндер, ахрысы. Малай, эт артыннан иярергә кирәген аңламаган агайлар янына яңадан барып, хәлне сөйләп биргәч кенә, тегеләр, дилбегә, колгалар күтәреп, сазлыкка төшеп киттеләр. Сыерны коткардылар. Баткак ләм белән төн буе көрәшкән сыерның куәте тәмам беткән иде. Тыныч кына ята бирде. Ә үзе, күзен мөлдерәтеп, эткә карый… Аның теләген сизеп булса кирәк, күрше абый маэмайны:
– Молодец, Сарбай, син булмасаң, сыерсыз калган идек бит,– дип, аның аркасыннан сыйпап сөйде. Аның сүзен бүтәннәр дә жөпләделәр. Ләкин эт мактауга игътибар итмәде. Чөнки ул бу эшне рәхмәт өчен эшләмәде бит.
Фото: Freepik.com