Элек «Байлар да елый» дигән фильм гына бар иде. Хәзер байлар үзләре дә барлыкка килде. Шәхси шоферлар, хезмәтчеләр, тән сакчылары тотып рәхәтләнеп яши бирәләр. Ләкин адәм баласының бер сәер ягы бар, ул икмәккә туйса, хикмәт эзли башлый.
Менә шундый бай тормыш белән яшәүче бер ханым ирен өйдәге хезмәтче кыздан көнли башлый. Һәм бик озак уйлап йөргәннән соң, әлеге азгын җаннарны чиста суга чыгару өчен гаҗәеп шәп план кора.
Кич җитүгә ул хезмәтче кызны эштән азат итеп, өенә кайтарып җибәрә дә үзе, ачу-нәфрәттән шартлар дәрәҗәгә җитеп, аның бүлмәсенә керә һәм юрган астына чума…
Барсы да нәкъ ул көткәнчә, ул уйлаганча килеп чыга — төн уртасында ишек шыгырдый һәм ишектә ир кеше шәүләсе пәйда була. Ул аяк очларына басып кына карават янына килә дә сүз сөйләүгә вакыт әрәм итеп тормый гына зур дәрт белән эшкә тотына.
Хатынның иренә булган нәфрәте минуттан-минутка, секундтан-секундка арта бара, ләкин ул финалга кадәр түзә. Ә бердәнбере эшен бетерү белән сикереп торып утны яндыра һәм нәфрәтеннән тончыгырдай булып кычкырып җибәрә:
— Нәрсә, азгын эт! Хайван!.. Нәрсә аптырап калдың?!. Син…
— Аптырамаслык түгел шул…— дип кенә җавап бирә ала шофер егет…
Автор фотосы.