Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 Май 2025, 18:04

Әхсән БАЯН. Затлы мәче

Мәче кызны бәйләнчек ирдән коткарды.

Әхсән БАЯН. Затлы мәче
Әхсән БАЯН. Затлы мәче

Караңгы төшеп килгәндә, күрше кызы өйгә кайта иде. Бакча почмагында аңа бер исерек бәйләнә башлады. Кулыннан исерек эләктергәч, кыз полиция чакырам дип куркытмакчы булган иде, тегесе урамда бик сирәк ишетелә торган алама сүз әйтеп кычкырынырга кереште. Ә үзе һаман кызны ычкындырмаган әле.

Бу өйдә Тунгус кушаматлы сиам мәчесе яши. Әлеге тарткалашны ул да күргән икән. Килеп тә чыкты каяндыр, исерекнең аягыннан теше-тырнагы белән эләктереп тә алды. Исерекнең хәзер үз кайгысы кайгы. Инде үзе ярдәм сорап кычкыра. Ярдәмгә ашыгучы гына юк. Кая ул. Малайлар хоккей капкасы тирәсендә үзара шаулаша, ә эшнең нәрсәдә икәнен сорап белгән олылар исә рәхәтләнеп көлә генә. Тиз үк айнырга мәҗбүр булган исереккә, шулай итеп, чатыр-чотыр чабып качудан башка чара калмады. Ярый әле Тунгус куа китмәде. Теләсә, ул бик тиз куып җитәчәк иде. Үчләшмәде. Кызны коткарды һәм җинаятьчегә тиешле җәзаны гына бирде.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас