Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 Май 2025, 07:35

Уфа миллионерлары (Ахыры)

2006 елда Надежда вафат була. Улларының тормышы да барып чыкмый.

Уфа миллионерлары (Ахыры)
Уфа миллионерлары (Ахыры)

Барыннан да бигрәк Надежданың сәламәтлеген янгында аның күпсанлы мәчеләре һәлак булуы какшата. Кайгысын ул, әлбәттә, аракы белән бастыра. Астагы күршеләрне бер-ике тапкыр исерек килеш суга батыралар, шуннан соң йорт идарәсе бу фатирны даими тикшерүне оештыра. Нәтиҗәдә, миллионер-алкоголиклар ишекне беркемгә дә ачмый башлыйлар.

Ул вакытка финанс консультанты Мөхәммәтҗановларның ике улына да фатир сатып алырга, бер-ике автомобиль алырга ярдәм итә (гәрчә гаиләдә машина йөртү таныклыгы булмаса да), ә аннары бурычын үтәлгәнгә санап, юкка чыга. Финансларны ниндидер юл белән ерак туганнары үз идарәсенә ала, һәм көннәрдән бер көнне акча бетә. Барысына да якынча биш ел вакыт җитә.

2006 елда Надежда (фотода) вафат була. 52 яшьлек хатын дәвамлы авыру аркасында үлә. Улларының тормышы да барып чыкмый. Алар нормаль белем алмый, беркайчан да эшләми һәм көннәрен тулысынча компьютер уеннарына чумып үткәрә. Икесе дә гаилә башлыгы Рөстәмнән алдарак вафат була, ә ата кешегә яшәргә пенсиясе генә кала.

Менә шуннан соң уйлап карагыз: бәхет акчада гынамы?..

Чыганак: “Малиновый пиджак” телеграм-каналы.

Уфа миллионерлары (Ахыры)
Уфа миллионерлары (Ахыры)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас