Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 Май 2025, 06:35

Уфа миллионерлары (3)

Күченгәннән соң кыска гына вакыт эчендә Мөхәммәтҗановлар яңа фатирда янгын чыгара.

Уфа миллионерлары (3)
Уфа миллионерлары (3)

Барлык ерак туганнарын һәм балачак дусларын Мөхәммәтҗановлар кочак җәеп каршы алалар һәм яңадан-яңа аракы тартмаларын ачалар. Закускага – якындагы кибеттән иң кыйммәтле пилмәннәр.

Акчаны уңга да, сулга да сибәләр – беренче айларда сораган һәркемгә диярлек бурычка да, болай гына да биреп җибәрәләр, туганнарына гаражлар һәм машиналар сатып алалар – акчалары чемоданнарга сыймый.

Моны күреп, лотерея оештыручылар гаиләгә финанс консультанты бүлеп бирә. Ул эшне яшәү урынын алыштырудан башларга була. Өч бүлмәле фатирны ул вакытта Уфадагы иң элиталы йорттан сайлыйлар (фотода).

Тик Мөхәммәтҗановлар абруйлы йортта да аракы эчүләрен дәвам итәләр. Ә менә яңа күршеләре инде аларның мондый яшәү рәвешен кабул итми. Чын мәгънәсендә, сугыш башлана. Милиция хәзер сакламый, ә исерекләр гаиләсе белән көрәшә. Проблема кискенләшкәннән кискенләшә. Күченгәннән соң кыска гына вакыт эчендә Мөхәммәтҗановлар фатирда янгын чыгара һәм дәрәҗәле күршеләр җитди куркуга кала.

(Ахыры бар)

Чыганак: “Малиновый пиджак” телеграм-каналы.

Уфа миллионерлары (3)
Уфа миллионерлары (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас