Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 Май 2025, 07:59

Уфа миллионерлары (2)

Надежданы кибеткә чыкканда да милиция озата һәм кире алып кайта.

Уфа миллионерлары (2)
Уфа миллионерлары (2)

Моңа кадәр Русиядә лотереядә мондый зур сумма откан кеше булмый. Шуңа күрә лотерея оештыручылар ир белән хатынны федераль каналларга сөйрәп дигәндәй алып баралар, Надежданың фотолары урам билбордларын бизи, Уфада ул танылган кешегә әверелә. Мөхәммәтҗановадан мондый актив рекламага рөхсәт сорап тормыйлар – аның гадилегеннән файдаланалар, ә ул үзе мондый танылуның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген аңламый.

Гаиләне саклар өчен фатир төбендә милиционерлар наряды сменалап кизү тора. Моның сәбәбе дә була – берничә тапкыр таза егетләр төркемнәре белән “кунакка” үтеп кереп, Мөхәммәтҗановларны “котлап” чыгарга тырышалар. Надежданы кибеткә чыкканда да милиция озата һәм кире алып кайта.

Отканнан соң ир белән хатын эшләрен ташлыйлар, әмма башка яктан тормыш рәвешен үзгәртмиләр. Башта алар отышны яхшылап “юарга” уйлыйлар. Һәм менә шуннан соң башлана мәхшәр. Һәр кич фатирда туганнар һәм дуслар җыела, ә бәйрәмнәр атналарга сузыла. Бераз туктап торганнан соң барысы да яңадан кабатлана...

(Дәвамы бар)

Чыганак: “Малиновый пиджак” телеграм-каналы.

Уфа миллионерлары (2)
Уфа миллионерлары (2)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас