Дөнья бу
13 Мая 2025, 16:47

Шәфкать ГАНИЕВ. “Ашаган белми”

Юлда үзем уйлыйм: күршем көчле икән бит, хәтәр малай!

Шәфкать ГАНИЕВ. “Ашаган белми”Шәфкать ГАНИЕВ. “Ашаган белми”
Шәфкать ГАНИЕВ. “Ашаган белми”

Автобуста ир белән хатын сөйләшеп кайталар. Ир кеше зарлана: “Ник бу кабакларны алдың инде? Сумкалар болай да авыр иде бит. Гомеремдә дә ашамадым, ашамам да бу нәрсәне...” Хатыны: “Өйләнешкәннән бирле кабак коймагын тәмле-тәмле дип ашыйсың бит әле”, – дигәч, тегесе бик гаҗәпләнде. Ни әйтергә дә белмәгәч, “Алай икә-ә-ән, – дип сузды. – Ник әйтмәдең, тагын да алган булыр идем”, – диде.

Менә шулай шул: ашаган – белми, тураган – белә, дип юкка гына әйтмиләрдер...

 

        

         Энәдән – дөя!

 

Күрше малаен эштән кайтышлый балалар бакчасыннан ала идем. Бервакыт миңа тәрбияче хәле бетеп шалтырата: “Сезнең улыгыз ике карават ватты, тиз генә килеп төзәтегез, зинһар. Минем сменаны тапшырасым бар”.

Эштәге балта остасыннан кирәкле җиһазларны: өтерге, чүкеч, келәй, шөрепләр алдым да тиз генә балалар бакчасына киттем. Юлда үзем уйлыйм: күршем көчле икән бит, хәтәр малай! Барсам, нәни дустым курчак караватына басып, төбен генә төшергән икән ләбаса!

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас