+20 °С
Облачно
Мәгълүм булганча, агачтан күп катлы йортларны сирәк салалар. Ә менә Американың Кливленд шәһәрендә 10 катлы агач йорт бар. Аны профессиональ төзүчеләр бригадасы түгел, ә бер кеше – Горацио Берджесс 11 ел буена салган. Нибары 12 мең долларга төзелгән йортның гомуми мәйданы мең квадрат метрга якын. Ул сиксән бүлмәле: аның эчендә баскетбол мәйданчыгы, бик озын коридорлар, төрле сәер конструкцияләр исә бихисап. Балконнары корылманы бизәп тора. Бинаны төзегәндә, барлыгы 250 мең данә кадак кулланылган.
Фото: staticflickr.com