Яшүсмернең әнисе, 38 яшьлек Эльвира К. наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән. Кулга алынганда үзе белән улы да булган. 2022 елда Вячеслав исемле бу Уфа малаен наркотик таратуда гаепләп өч елга хөкем итәләр. Ул вакытта аңа 15 яшь була. Бу статья буенча хөкем карары 16 яшьтән генә тормышка ашырыла ала.
Агымдагы елның 26 апрелендә Вячеслав Русиянең тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин һәм Генераль прокурор Игорь Красновка видеомөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда ул 15 яшьтәге кеше канун буенча хөкем ителмәскә тиешлеген, шуңа карамый, өч елга хөкем итүләрен, бу аның тормышын һәм психикасын җимерүгә китерүен белдергән иде.
Яшүсмер барлыгы 474 көн колониядә утырган, колониядә мәктәп тәмамлаган.
Суд карары көченнән чыгарылганнан соң өч судья отставкага киткән. Гаепсез ел ярым колониядә тотылуы өчен аңа өч миллион сум акча түләнәчәк. Гәрчә ул әтисе белән 100 миллион сум таләп иткән булган.
Вячеславның видеомөрәҗәгатеннән скриншот.