Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 декабрь , 22:34

Этләрне баладан өстен күрүче ана

Уфада сигез айлык улын ачка интектергән хатын кулга алынган.

Этләрне баладан өстен күрүче ана
Этләрне баладан өстен күрүче ана

Әлеге Виктория исемле хатынга – 28, ире Никитага 21 яшь. Алар икесе дә этләр ярата, шул уртак шөгыль аларны кавыштырган да.

Уллары февраль аенда туган. Этләр яратучы пар баланы тәрбияләү турында уйлап та бирмәгән. Ашатмаганнар, юындырмаганнар, табибларга күрсәтмәгәннәр. Еш кына үзен генә калдырганнар. Бала шәрә килеш идәндәге тартмада яткан. Нәтиҗәдә тугыз айлык баланың авырлыгы нибары дүрт килограмм булган.

Ноябрь аенда алар Чебоксарга күчәргә карар итә. Башта Никита китә. Виктория китәргә әзерләнгән чакта Никитаның сеңлесе Ксения хәл белергә керә һәм тартмада яткан кечкенә ябык баланы күреп һушы китә. Ул баланы үзе белән алып китә. Икенче көнне Виктория этен һәм песиен алып Чебоксарга китеп бара һәм бала турында оныта. Боларның шалтыратуына каршы телефонны өзеп куялар.

Чебоксарда тормышларын көйли алмагач, шушы көннәрдә Уфага кайтканнар. Алар кулга алынган. Викториягә 20 ел ирегеннән мәхрүм ителү яный. Бала ирнең әнисе һәм апасында яши.

Фото: Кп.Уфа

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: