Безнең авыл зур булса да, мәктәп ни өчендер сигезьеллык кына иде. Интернатта яшисе килмәгәнлектән, биш чакрымдагы урыс мәктәбенә барырга булдым. Яңа мәктәпкә ияләшеп китү җиңелләрдән түгел. Сыйныф җитәкчебез мине бер матур гына удмурт кызы белән утыртты. Ул кыз миңа бик булышты. Күчерергә бирә, удмурт телен өйрәтә. Үзем дә сәвсим җебегән түгел – физика, биология, тарих буенча булдыра алганча аңа ярдәм итәргә тырышам. Шулай аралаша торгач, аңа “Яратам сине!” дип записка да яздым бит. Аны тирләп-пешеп иясенә тапшырдым, ул берни дә әйтмәде. Икенче көнне, әйтерсең, укымаган да минем сөю мәктүбен, ләм-мим. Ул дәшмәгәч, мин дә нидер әйтергә кыймыйм. Бу турыда ул да, мин дә кабат сүз катмадык.
...Мәктәпне бетергәнгә быел инде кырык ел булды. Барыбыз да танымаслык булып үзгәрдек. Төрле якларга китеп таралдык, кайберәүләр инде исән дә түгел...
Кичә таныш булмаган номердан бер хатын-кыз шалтыратты. Исемен әйткәч, “таныйсыңмы?” дип тә өстәде. Синең номерыңны көчкә эзләп таптым, ди. “Авылга кайткач, өй җыештырганда, запискаң килеп чыкты бит, язганнарың хәзер дә актуальме?”– дип сорагач, икебез дә озак кына көлештек.
Шәфкать ГАНИЕВ фотосы.