Зур әтием, әтиемнең абыйсы, яше белән зур булса да, әллә буе бәләкәй булгангамы, аны сугышка алмадылар. Шуның өчен әтием гомер буе зур әтине битәрләде һәм кимсетте.
Ил сакларга хезмәткә бармаса да көнен төнгә ялгап эшләде. Төннәрен янгын сүндерү каланчасында дежур торып, авылны ут-күздән сакласа, көндезләрен арык ат җигеп, барсына да ындыр сөреп, бәрәнге утыртышты. Мал тотучыларга печән хәзерәргә дә ярдәм итүче ул булды.
Авыр елларда ындыр табагында ашлык җилгәрүче яшь киленнәр, җиңгәйләр, апалар янында аларны каравыллап торучы да зур әтием булган. Ул заманда икмәкнең бөртеген дә алырга рөхсәт итмәгән вакытта, кесәләренә бер уч кына ашлык салган, ачлыктан шешенгән балаларына алып кайтырга тыршкан хатын-кызларны күрмәскә салышкан. Алар ятына якын килеп: “Мин күрмәдем”, – дип аркаларыннан сөюче дә ул булган.
Шул заманнан башлап аңа “Мин күрмәдем” – дигән кушамат тагылган.
Тормыш дәвам итте.
“Ул күрмәдем”нең ике сөлектәй улы да хезмәт итеп кайтты. Зур әтием күптән бакыйлыкка күчсә дә аның изгелек иткән эшләрен искә алып, авыл халкы “Ул күрмәдем”нең рухына дога кылса иде. Кызганыч, әтием генә “Ул күрмәдем”нең кылган изгелеген белмәде, чөнки ул еллардагы “ярдәмне” сөйләргә ярамый иде шул...