Җәйге эссе көннәрнең берсендә булды бу хәл. Икенче балам белән декрет ялында утыра идем. Төнен дә эссе булгач, ишекне ачып куйдык. Чөнки үз йортыбызда яшибез, ихата капкасы эчтән бикле. Бервакыт йокылы-уяулы ятканда ишектән кара киемле кемдер килеп кергән кебек булды. Мин торып карарга әйтәм, селкенеп тә булмый. Ул әкрен генә балам яткан карауат янына килде дә иелеп, аңа үрелә башлады. Мин бар көчемне җыеп сикереп тордым да баламны кулыма алдым һәм идәнгә егылдым. Тавышка ирем дә уянды. Мин куркудан төне буе йоклый алмый яттым. Иртәсен муллага барып бу хәл турында сөйләдем, ул безне өшкерде, төнлә ишекне бисмилла укып эчтән ябып ятарга киңәш итте. Аның сүзләренчә, балага кырык көн тулганчы аеруча сак булырга кирәк.
Фото: freepik.com