Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 ноябрь , 09:22

Банк картасы тапсаң

Урамда банк картасы табып алсаң, нишләргә? Әлбәттә инде, аны полиция бүлегенә тапшырырга кирәк. Банк карталарыннан акча урлау авыр җинаятьләр категориясенә керә, ул алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән җәзалана. Мәләвездә яшәүче үсмер бу хакта белмәгән, һәм ул кибеттән 2,5 мең сумлык азык-төлек алырга ашыккан.

Банк картасы тапсаң
Банк картасы тапсаң

Мәләвездә  16 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Ул урамыннан табылган банк картасыннан акча урлауда шикләнелә.

Республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2024 елның 22 октябре кичендә бу яшүсмер урамда банк картасы табып ала, һәм аны ике азык-төлек кибетеннән  2,5 мең сумлык азык-төлек сатып алу өчен куллана.

Хокук саклаучылар тиз арада аның кемлеген ачыклыйлар. Ата-анасы яшүсмер китергән зыянны тулысынча каплаган.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: Башинформ.

Банк картасы тапсаң
Банк картасы тапсаң
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: