Әлеге хәл июль аенда ук булган. 51 яшьлек Валерий В. хатыны белән җәнҗал чыгарган, аны тукмаган һәм балконнан атып бәргән. Бишенче каттан килеп төшкән хатын авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салына һәм сигез көннән мәрхүм була.
Ирнең олы кызы – 26 яшьлек Виолетта әтисенә йомшак җәза бирерләр дип борчыла.
– Әти мине һәрвакыт тукмый иде. Начар укыйсың, олыларга хөрмәтең юк дип, яки бөтенләй бер сәбәпсез кул күтәрә иде. Тик торганда чеметеп, яки тешләп алырга, кулны каерырга мөмкин. Ул моны көрәш элементлары дип аңлата иде. Бассейнга йөрдем, бөтен тәнем күгәреп беткән була иде.
Виолетта сүзләренчә, әтисе эчеп кайткан чакларында аеруча куркыныч булган. Кыз үсү белән өйдән чыгып киткән, әтисе исә кече сеңлесен җәфалый башлаган.
– Әни мине сакларга тырыша иде, шуның өчен үзенә дә эләгә иде. Бер тапкыр әти аның йөзен төйде, танавын сындырды, әни ике атна эшкә бара алмый өйдә ятты. Икенче тапкыр тик торганнан аягына чәнечке белән кадады. Әни аерылырга теләвен әйткәч, үтерү белән янады.
Әни бу җәнҗалларның начар тәмамлану ихтималлыгын сизенә иде. Шуңа аерым яшәрбез дип бер бүлмәле фатир да алып куйган иде. Өлгерми калдык, – ди Виолетта һәм әтисен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләрен таләп итә.
Фото: Уфа.Кп.Ру