“Мин сигезенче сыйныфны тәмамлаган елны абыем вафат булды. Ул югары белем алып эшли генә башлаган иде. Аны бар кеше дә ярата иде. Бердәнбер көнне төш күрдем. Имеш, күрше-тирәдә мәрхүм булган ирләр безнең өйгә кереп, мине үзләре белән чакыралар. Мин аларга ияреп өйдән чыктым, капкага таба юнәлдек. Шулвакыт, капка ачылып китте дә мәрхүм агаем килеп керде. “Минем сеңлемне кая алып китәргә җыенасыз? Калдырыгыз!” – дип усал гына әйтте. “Без аны алырга килдек”, – диләр. “Аңа сезнең белән китәргә иртә әле, аның яшисе бар”, – диде һәм миңа борылып өйгә кереп китәргә кушты. Мин өйгә кереп тәрәзәгә карадым. Абыем аларны әрли-әрли ихатадан чыгып китте һәм зират ягына юнәлделәр. Шушы хәлдән соң мин теге дөнья барлыгына ышана башладым.”
Г.Х.
Фото: Фрепик.ру