Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 июль , 11:35

Наил ГАЕТБАЙ. Сукбай кыяфәтле фәрештә

Аллаһы Тәгаләнең  бөек сүзе бар: “Мин сезнең янга фәрештәдән башка беркемне дә җибәрмим”.

Наил ГАЕТБАЙ. Сукбай кыяфәтле фәрештә
Наил ГАЕТБАЙ. Сукбай кыяфәтле фәрештә

Үзеңне кайгыртма, кеше хакында уйла дип тәрбияләдек балаларны. Бу фикер бик үк дөрес түгел, кеше иң башта үзе хакында уйларга тиеш. Ләкин изгелек, ярдәм итү дигән төшенчәләр дә бар бит.

Картәтием: “Сиңа һәр очраган кеше Хызыр Ильяс ул. Хызыр Ильяс урамда хәерче булып  сине сынап утыра, шуңа акчаңны беркайчан да кызганма”, – дия иде.

Ә без еш кына: “Хәерче аракы алыр өчен акча җыя”, – дип бирмәскә тырышабыз. Әмма!.. Хәерчене уйлама, үзеңне уйла. Изгелек итү өчен бүләк ителгән мөмкинчелекләрдән файдалан.

Аллаһы Тәгаләнең  бөек сүзе бар: “Мин сезнең янга фәрештәдән башка беркемне дә җибәрмим”.

 

Наил ГАЕТБАЙ

 

Фото: abzelil-cbs.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: