Тормышта нинди генә ырым-шырым юк. Без аларны хәзер игътибарга да алмыйбыз, янәсе, белмәгәннең беләге тыныч. Бәлки, юкка шулай кыланабыздыр, саграк булсак әйбәтрәк булыр иде кебек. Менә берничә факт.
Мин бәләкәй чакта абыемнан калган итек кия идем. Берзаман күрше авылга мәктәпкә китеп барабыз, безнең белән таныш бабай да атлый. Ул: «Менә шушы малай гел аягын сөйрәп йөри, шаштыр-шоштыр атлый», - дип мине сөйли икән.
Бу сүз минем гарьлегемә тиде. Икенче көнне аякка калын итеп чүпрәк урадым да урамга чыктым. Бабай бүрәнә каезлап маташа. Яныннан шап та шоп басып горур басып үттем. Чөнки хәзер аяк белән бергә итек тә күтәрелә иде.
Яз бу итек югалды, теләсә нәрсә киеп йөри башладым. Шунда балта белән аякка чаптым. Әни ярдәмендә калын итеп чүпрәк урап сеңелкәшемнең резин итегенә чак аякны сыйдырдык. Чөнки авылга фотограф килгән икән. Бу фото әле дә бар, сыңар аягымның юан икәне күренә.
Яз, сыерларны яланга чыгара башлагач, мин үлән яндырырга ярата идем. Янәсе, иске үлән яңасына үсеп чыгарга комачаулый. Бер көнне камылның куерак җирен яндырып җибәрдем дә, үзем малайлар янына уйнарга киттем. Кире килгәндә биштәрем янып беткән иде инде. Менә сиңа аша! У гына түгел, бер атнадан мунчабыз яна язды, Ярый әти өйдә булган.
Тагын бер гадәт. Сугышлы уены уйнаганда бер кулымны муенга асып куя идем, янәсе, мин яралы солдат. Шул җәйдә кулым сынып, укырга морҗа кадәр гипс асып бардым.
Арытаба дәвам итә алмыйм, чөнки шәхси тормышымның аянычлы мизгелләре башлана.. Сезне ышандырырга шунсы да җитә, әйе бит? Балаларыгызга күз-колак булыгыз, дим.
Автор фотосы.