Классташ егет яшәгән күрше авылда гел ир-атлар туды, егерме елга өч-дүрт кыз-бала булгандырмы? Йорт саен дүрт-биш малай үсте! Шуңа авыллары да бетмәде, егетләр кызлар сымак читкә чыгып китмәде, йортлар салып, матур итеп яшәп яталар. Өмәләрдә гел бергә оешып, күмәкләшеп эшлиләр иде.
Берничә ел элек классташымны очраттым, авыл турында да сүз чыгып китте. «Сез молодцы, бергәләшеп эшлисез, бу яктан сезгә уңайлы!» – дигәнемә каршы төшеп: «Юк, киленнәр авылны бозды инде. Хәзер ирләрен өмәгә җибәрмиләр, безне үзара аралаштырмыйлар, ирләрен үзләренә бәйләп, өйдә генә тоталар», – дип аптыраткан иде. Менә сиңа мә! Гомер буе яшәп килгән авыл традицияләрен дә бозарга сәләтле икән хатын-кыз дигәнең!
Әйе, үзем дә хатын-кыз инде. Үзем дә кирәкме, кирәкмиме ирнең эшенә тыгылып, өйрәтенеп йөрергә яратам. Әмма кайчакта тормыш иптәшем янып чыккан чәйнекне төзәтеп бирсә, яки бура күтәргәнен, таш салганын, эретеп-ябыштырганын күрсәм, телне тыярга, авызны авызлыкларга кирәклеген аңлап алам. Бу эшләрне мин шартласам да эшли алмыйм бит, дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә рольләрне белеп бүлгәләгәндер инде: ир-атны юктан гына көчле итеп яратмаган бит инде, ул – эшче, табучы, булдыручы, гаиләне туйдыручы. Хатын-кызга назны, хисне күбрәк биргән. Шушы назны кулланып, сөеп балалар багар өчен. Ә без буталып китеп, матриархат корырга тырышып яткан булабыз...
Фото: magmer.ru