Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 июнь , 22:43

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. «Чүбегезне чыгарып түгәм. 100 сум»

Юкка гына халык мәкале дә «Бушның атасы үлгән» димәгәндер... 

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. «Чүбегезне чыгарып түгәм. 100 сум»
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. «Чүбегезне чыгарып түгәм. 100 сум»

«Туганда ук университет бетереп туалар», дип еш әйтәбез бит. Чыны да шулдыр инде. Бу балалар сүзендә, бәлкем, хаклык та бардыр. Ни дисәң дә, алар бүгенге көн шартларына ныграк яраклашкан. Без элек әйберне бушка тарата идек, алар «Авито»дан сата, без юлчыларны бушка йөртә идек, алар «бла-бла» уйлап тапты, без күршегә өмәгә керә идек, алар хәзер акчага үз хезмәтләрен тәкъдим итә: җир казырга да, тәрәзә юарга да, ашарга пешерергә дә – хезмәтләрнең ниндие генә юк интернетта, һәрберсенең үз «такса»сы бар! Әнә бер кечкенә бала чүп савытын чыгарып түгү, кибеттән икмәк кертеп бирү хезмәте дә уйлап тапкан. Акчага! Бер тапкыр чүп чыгарып түгү – 100 сум. Яшәргә өйрәнәләр. Акча табарга өйрәнәләр. Бәлкем, бу ул тиклем начар да түгелдер? Юкка гына халык мәкале дә «Бушның атасы үлгән» димәгәндер... 

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: