Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 Май , 23:26

Егет кычкырып ике аюның котын алган

Аюлар килеп чыккач, башта куркып калдым. Күз алдыма әнием килеп басты. Болар мине ботарлап ташласа, ул улын ничек табар дип уйлыйм. Агачка менсәм, арттан менәчәкләр.

Егет кычкырып ике аюның котын алган
Егет кычкырып ике аюның котын алган

Учалы районының Көчек-Маяк авылында яшәүче 18 яшьлек Илсур быел Учалы тау сәнәгате көллиятен тәмамлаячак. Кулга диплом алу белән аны хәрби хезмәт көтә. Егет спорт белән шөгыльләнә, көн дә иртән йөгерә – теләге десант гаскәрләрендә хезмәт итү.

Учалы тау баектыру комбинатында  практика узган көннәрнең берсендә авылына кайта һәм гадәттәгечә иртән йөгерергә чыга. Авылыннан чама белән алты чакрым җир узгач ике аюга тап була.

– Мин аю белән очрашкач, йөгерергә ярамаганын белә идем. Курыкмаска, кычкырырга кирәк. Узган ел кабан дуңгызларына, өченче ел бүреләргә очраганым булды. Аюлар килеп чыккач, башта куркып калдым. Күз алдыма әнием килеп басты. Болар мине ботарлап ташласа, ул улын ничек табар дип уйлыйм. Агачка менсәм, арттан менәчәкләр. Шуннан кычкырырга тотындым. Болар һаман килә. Шуннан тавышымны күтәрдем, берсе урманга кереп качты, икенчесе һаман якынлаша, шуннан бар көчемә кычкыра башлагач, анысы да борылып китте, – ди Илсур шул мизгелләрне искә алып. Ул аюларны видеога да төшереп алган.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: